+24 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
31 август 2021, 14:20

Ялган хәбәр таратучыларны - җаваплылыкка!

Уфадагы техноген һәлакәт турында фейк таратучылар өстеннән полициягә гариза биргәннәр.

Ялган хәбәр таратучыларны - җаваплылыкка!
Ялган хәбәр таратучыларны - җаваплылыкка!

Уфаның шәһәр Советы башлыгы Валерий Трофимов Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча идарәсе начальнигы исеменә ялган мәгълүмат тараткан өчен гаепле кешеләрне җинаять җаваплылыгына тарттыру турында гариза язган.

"2021 елның 30 августында «ВКонтакте» социаль челтәрендә, шулай ук WhatsApp Messenger ярдәмендә Благовещен шәһәренең шәһәр яны химия производствосыннан фенол эләгүгә бәйле рәвештә Уфа шәһәрендәге техноген һәлакәт турында мәгълүмат таратыла. Җәмәгать тәртибен һәм хәвефсезлеген бозу куркынычы тудырган дөрес булмаган мәгълүмат тараткан өчен административ җаваплылык каралуга бәйле рәвештә, тиешле чаралар күрүегезне сорыйм», — диелә мөрәҗәгатьтә.

Закон буенча, моның өчен 500 мең сумга кадәр штраф яный.
Элегрәк билгесез кешеләр Уфада техноген катастрофа теркәлгән һәм су алу җайланмасына фенол агымнары кушылган, шуңа күрә суны эчәргә ярамый, дигән ялган хәбәр тараткан иде.

"Кисәтү" фейк булып чыкты, мәгълүматны шәһәр хакимияте дә, «Уфаводоканал» предприятиесе дә кире кактылар. "Шәһәрнең эчәр суы уфалылар өчен хәвефсез", — дип белдерделәр предприятиедә.

Шул ук текстның социаль челтәрләр буенча берничә ел элек йөрүе ачыкланган.

Фото: bashinform.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: