+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
1 сентябрь 2021, 13:59

Үтергәнче кыйнаганнар...

Суд каршына Бөре шәһәренең ике кешесе баскан. Ир-атлар иптәшләрен үтерүдә гаепләнә.

Җинаять узган ел ук булган. Компания спиртлы эчемлекләр эчкән, шулвакыт дуслар арасында низаг чыккан. Имеш, зыян күрүче иптәшләренә ямьсез сүзләр әйткән. Үпкәләгән ир дустын башта - кул белән, аннары таяк белән кыйнаган. Арытаба ир-егетне кыйнарга тагын бер кеше кушылган.

Шуннан соң ир кыйналган дустын щетка белән унитаз чистартырга мәҗбүр иткән. Тиздән ул алган җәрәхәтләрдән үлгән.

Суд ирләрне үтерүдә гаепле дип тапкан, 7 һәм 8 елга катгый режимлы колониядә иректән мәхрүм итүне билгеләгән. Шулай ук үлгән кешенең туганнарына 600 мең сум күләмендә мораль компенсация түләргә туры киләчәк.

Фото: bash.news сайтыннан.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: