+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
1 сентябрь 2021, 08:45

Уфада журналистларны талаганнар

Көпә-көндез эш вакытында...

Уфада журналистларны талаганнар
Уфада журналистларны талаганнар

Бу хәл "Киске Өфө" гәзите редакциясендә булган. Журналистлар бер кабинетка җыелган чакта баш мөхәррирнең кабул итү бүлмәсендә сәер тавыш ишетәләр. Бу вакытта билгесез ир хезмәткәрләрнең сумкаларын актарган була.

Бер хезмәткәр карак артыннан йөгерә, аңа бер-ике кеше кушыла.

Берничә кварталдан соң талаучыны тоталар, ләкин ул борычлы баллонын сиптерә һәм тегеләр күзләре уган арада гаип була.

Коллегаларыбыз полициягә гариза язган. Бу беренче очрак кына түгел икән. Ярты ел элек караклар ишекне ватып, редакциянең акчасын урлаган булган...

Фото: bashnews.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: