+13 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
2 сентябрь 2021, 10:40

Бер көндә 12 кешене алдаганнар...

Соңгы тәүлектә генә мошенниклар республика гражданнарын алдау юлы белән аларның 4 миллион сум акчасын урлаган.

Бер көндә 12 кешене алдаганнар...
Бер көндә 12 кешене алдаганнар...
Тәүлек эчендә республика эчке эшләр органнарының дежур частьләренә мошенниклык белән бәйле 12 хәбәр килгән. Банк учреждениеләре хезмәткәрләре сыйфатында гражданнарны алдауның - 4, Интернет аша товарлар сатып алганда - 3, төрле хезмәтләр күрсәткәндә - 4, брокер компанияләренә инвестицияләр кертергә омтылганда бер очрагы теркәлгән.

Стәрлетамак шәһәрендә полициягә 53 яшьлек кеше мөрәҗәгать иткән. Ул, мошенник сүзләренә ышанып, зур күләмдә акчасыннан мәхрүм калган. Аңа бер ир шалтыратып, банкның хәвефсезлек хезмәткәре булуын хәбәр итә һәм ир-атка исәпләрен саклау юлын тәкъдим итә. Мошенник аннан кредит алдыра һәм алынган акчаларны үзенең банк исәбенә күчертә. Шул рәвешле әлеге ир 2 миллион сумыннан колак каккан.

Дуван районында яшәүче 38 яшьлек хатын «ирегез юл-транспорт һәлакәтенә эләккән» схемасы буенча эш итүче мошенникларның чираттагы корбаны булган. Аңа билгесез кеше шалтыратып, куркыныч хәбәр җиткерә һәм күп акча сорый. Ире өчен курыккан ханым, таныш булмаган исәпкә банк картасыннан 30 мең сум акча күчергән. Күпмедер вакыттан соң гына зыян күрүче аны мошенниклар алдаганлыгын аңлый...
 
Акча сорап шалтыратучыларга, үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштыручыларга ышанмагыз, алар сүз башлау белән трубканы куегыз. 
 
Фото:  labirint42.ru 

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: