+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
2 сентябрь 2021, 17:28

Әнисенең яңагын сындырган

Үстергәндә кулда гына йөртәбез дә...

Әнисенең яңагын сындырган
Әнисенең яңагын сындырган

Белоретта яшәүче 47 яшьлек хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән. Хатын хәбәр иткәнчә, аны улы бик каты кыйнаган.

Зыян күрүченең 27 яшьлек улы белән бер фатирда яшәве ачыкланган. Бу бәхетсез көнне алар арасында ызгыш чыга. Егет әнисенә берничә тапкыр суккан. Хатынның яңак сөяге сынган. Аңа табиблар ярдәме кирәк булган.

Җинаять эше кузгатылган. Егеткә өч елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный. Тикшерү вакытында егетнең нинди кеше булуы да исәпкә алыначак.

Фото: smartik.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: