+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
3 сентябрь 2021, 11:20

Башта үтергән, аннары ут төрткән

Җинаять урынына ул бер атнадан әйләнеп кайткан.

Башта үтергән, аннары ут төрткән
Башта үтергән, аннары ут төрткән
Учалы районында бер кеше апасын үтергән. Бер атнадан соң ир җинаять кылган йортка әйләнеп кайткан һәм аңа ут төрткән. Мәет тә йорт белән бергә янган. Бу хакта төбәк Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итте.

20 август көнне Мәскәү авылында 40 яшьлек ир һәм аның 55 яшьлек икетуган апасы соңгысының йортында табын корган. Бераздан алар арасында тавыш чыккан. Ир ике тапкыр хатынга пычак кадаган, аннары буып үтергән.
 
Бер атнадан ул вакыйга урынына әйләнеп кайта. Йорттагы эзләрен яшерү өчен ул диванга ут төртә, шуннан соң бөтен бинаны юк иткән янгын чыга.

Ут төртер алдыннан ир мәетне базга ташлаган, янгын сүндергән вакытта аны коткаручылар таба. Мәет судмедэкспертизага тапшырылган, ул хатын-кызның үлеменең көч куллану характерында булуын күрсәткән: белгеч пычак яралары эзләрен күргән. 29 августта бу хакта мәгълүмат район эчке эшләр органнарына тапшырылган. Аннары Башкортстанның Тикшерү комитеты кеше үтерү турында җинаять эше кузгаткан.

Шикләнелүчене җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре тоткарлаган. Ир гаебен таныган.

Фото: kp.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: