+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
3 сентябрь 2021, 17:25

Полициядән өлгеррәк булып чыккан

Бер ир кечкенә кызын көчләүчене табып, җанын кыйган.

Полициядән өлгеррәк булып чыккан
Полициядән өлгеррәк булып чыккан

Самара өлкәсендә бер ир баласын көчләүчене үтергән. Соңгысы аның бер кызының "крестные" булган.

2 сентябрьдә Самара өлкәсе Винтай поселогыннан ерак түгел урман полосасында 32 яшьлек Николайның үле гәүдәсе табылган. Полициягә элегрәк шул ук поселок кешесе Антон җинаятен танып килгән була. Ул тикшерүчеләргә 27 августта Николайның мобиль телефонында порнографик эчтәлекле видео күргәнлеген әйтә: дусты аның кече яшьтәге кызларының берсен көчләгән!

Ярсыган әти бозыклык кылучыга ташлана һәм аны кыйный башлый, ләкин Николай, янәсе, кача алган. Икенче көнне социаль челтәрләрнең берсендә ир-атны эзләү турында белдерү барлыкка килә. Ә 2 сентябрьдә полициягә Антон килә. Ул Николайны үтерүен әйткән һәм мәетнең кайда булуын күрсәткән.

Үтерелүченең телефонында Николайның элекке сөйгәненең кече яшьтәге кызы белән җенси мөнәсәбәткә кергән тагын бер видеосын тапканнар.

Аның җанын кыючы ир кулга алынган.

Фото: bashinform,ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: