+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
6 сентябрь 2021, 09:51

Луиза урлаган акчалар кая?

Акчаларны урлауда аларның кызлары да ярдәм иткәнлеге ачыкланды...

Луиза урлаган акчалар кая?
Луиза урлаган акчалар кая?

Салаватта яшәүче Луиза Хәйруллина турында ишетмәгән кеше юктыр. Исегезгә төшерәбез, Салават шәһәр суды бер ел элек Луиза һәм Марат Хәйруллиннарга хөкем карары игълан итте. Алар 2019 елның маенда банктан 25 455 862,50 сум урлаганнар. Элекке кассир Луиза биш елга гомум режимлы колониягә хөкем ителде. Аның ире Марат алты елга гомум режимлы колониягә озатылган. Моннан тыш, гаиләгә урланган 25 миллион сум акчаны кайтарырга туры киләчәк.

25 миллион сумнан күбрәк акча кая булган соң? Билгеле булуынча, Луизаның ире бу акчаларны төрле уеннарда уйнап тотып бетергән... Атап әйткәндә, букмейкер контораларында отылган ул. Бу турыда тиешле дәлилләр табылды.

Сүз уңаеннан, ачыкланганча, акчаны кайчакта аларның кызлары да банктан алып чыккан.

Хәйруллиннар банктан билгеле бер схема буенча акча чыгарган - ир банкка Луизаның әтисенең машинасында килә. Аннары ул Луизага пакетлар тапшыра, ул аларны кассага кертә, ә берничә минуттан ире кассага килеп, пакетны ала, яисә Луиза үзе кофтасына яшереп акча чыгара. Бу вакытта банк янында һәрвакыт Луизаның әтисенең "Renault Duster" автомобиле торган. Кайвакыт пакетны алырга Хәйруллиннарның бер кызы да кергән. Ул әнисеннән төргәкләр алып, әтисенә чыгарып биргән. Акча атнага бер тапкыр, 10-100 мең сумга кадәр суммалар урланган.

Фото: newsbash.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: