-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
7 сентябрь 2021, 19:55

Бер вахтачы икенчесен үтергән

Эштән Башкортстанга кайтып барганда...

Башкортстаннан ике вахтачының конфликты аларның берсенең үлеменә китергән. Фаҗига Ырынбур өлкәсендә булган. Җинаять эшен Шарлык район суды карады.

Утырыш барышында ике якташыбызның Мәскәүдән вахтадан өенә кайтып баруы ачыкланды. Юлда алар хәмер эчә, аннары алар арасында ызгыш чыга. Гаепләнүче пычак алып, 42 яшьлек хезмәттәшенең күкрәгенә, сул җилкәсенә һәм ботына кадый. Зыян күрүчене дәваханәгә илтергә өлгерәләр, әмма табиблар көчсез була – ир кан югалтудан үлә.

Айныганнан соң үтерүче тәүбәгә килгән. Гаебен таныган. Суд аны сигез елга катгый режимлы колониягә хөкем иткән.

Фото: kp.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: