-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
7 сентябрь 2021, 09:20

Дознаватель кыз янә суд юлында...

Бу юлы аның максатлары нинди һәм, гомумән, бүген ул нәрсә белән шөгыльләнә?

Дознаватель кыз янә суд юлында...
Дознаватель кыз янә суд юлында...
Уфадан дознаватель кыз үзен полициядән эштән азат итү турындагы карарны дөрес түгел дип судка биргән.

Исегезгә төшерәбез, ул шау-шу куптарган эш буенча зыян күрүче буларак үтте: 2018 елның октябрендә Уфа районы буенча эчке эшләр бүлегенең миграция бүлегендә полковник, подполковник һәм майор яшь хезмәткәрне хәмер эчертәләр, шуннан соң аны өчәүләп мәсхәрәлиләр.

Суд элекке полицейскийларны колониягә җибәрде. Алар барысы да вазыйфаларыннан колак какты. Тик полиция хезмәткәре дәрәҗәсен төшергән өчен зыян күрүче үзе дә эчке эшләр органнарыннан эштән чыгарылды.

Хәзер кыз судта моның гадел түгеллеген расларга ниятли.

- Хөкем карары чыгарганнан соң, мин яңа ачылган шартлар буенча гражданлык эшемне яңадан карау турында гариза язарга тиеш дип карар иттем, - дип сөйли Гөлназ Фәтхлисламова.

Әле кыз институтта саундпродакшен, тавыш режиссеры белгечлегенә укый. Юриспруденция өлкәсендә үзенә эшли.

Фото: mk.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: