+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
7 сентябрь 2021, 20:10

Уникаль килешү төзелде

Ул илдә беренче булачак.

Уникаль килешү төзелде
Уникаль килешү төзелде
Русия юристлары ассоциациясенең Башкортстан бүлекчәсе илдә Русия Федераль суд приставлары хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе белән хезмәттәшлек турында уникаль килешү төзегән беренче оешма булды.

Документка суд приставлары идарәсе җитәкчесе, эчке хезмәт полковнигы Илнур Мәхмүтов һәм Русия юристлары ассоциациясенең Башкортстан бүлеге рәисе Ирина Панькина кул куйдылар.

Әлеге килешү кысаларында яклар мәгълүмати, агарту эшчәнлеге, төбәк халкының хокукый мәдәниятен үстерү һәм хокукый белемен арттыру мәсьәләләрендә үзара хезмәттәшлек турында килеште. Гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чаралар даими рәвештә үткәреләчәк.

Шулай ук, консультацияләр, форумнар, семинарлар, "түгәрәк өстәл"ләр, эшлекле очрашулар рәвешендә уртак чаралар үткәрү планлаштырыла.

фото: bashinform.ru


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: