+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
9 сентябрь 2021, 13:35

Бала фаҗигасендә... чиновник гаепле

Сибай шәһәре хакимияте башлыгының 54 яшьлек урынбасары суд алдына басты.

Бала фаҗигасендә... чиновник гаепле
Бала фаҗигасендә... чиновник гаепле
Аны саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китергән ваемсызлыкта гаеплиләр.

Тикшерү фаразы буенча, әле 2018 елның августында ук түрә һәм эшкуар ихата территориясен төзекләндерү турында килешү төзегәннәр. Шул исәптән компания балалар өчен уен комплекслары урнаштырырга тиеш булган.

Элекке чиновник эшләрне тикшермичә генә кабул итү турындагы актка кул куйган. Әлеге конструкциянең хәвефсезлеген беркем дә бәяләмәгән. 2020 елда уен вакытында мәйданчыкта беркетелмәгән хоккей капкалары 7 яшьлек кыз өстенә ауган. Аның сәламәтлегенә авыр зыян килә.

Ир үз гаебен танымаган. Суд аны шул ук чорга сынау срогы белән шартлы рәвештә 2 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Шулай ук аңа 2 ел җитәкче вазыйфасын биләү тыела.

Фото:  mk,ru
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: