-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
13 сентябрь 2021, 13:52

"Нәрсә карап торасыз? Сюда иди..."

Кичә көндез 23 яшьлек ир-егет ике мәктәп укучысын тукмаган.

Бу коткочкыч хәл Салават районында булган. Бер хатын бу хәлне видеога төшереп, "Подслушано Салават" төркеменә куйган. Анда күренгәнчә, ир-егет мәктәптән кайтып барган балаларга бәйләнә.

"Нәрсә карап торасыз? Сюда иди!" - дип кычкыра ул балаларга.

Видеога комментарийларда язылганча, ул алардан акча сораган. Укучылар акча бирмәгәч, ул аларны тукмарга тотына.

Аллаһка шөкер, балалар аңардан тиз рәвештә кача алган. Төркемдә утыручылар сүзләренә караганда, алар җитди җәрәхәтләр алмаган. Балаларның ата-атаналары бу хәл турында полициягә гариза язган.

Фото: ptzgovorit.ru сайтыннан

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: