+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
21 сентябрь 2021, 20:40

Алиягә адвокат Башкортстан Башлыгы ярдәме белән табылган

Төркиядә акча урлауда гаепләнеп тоткарланган хатын республика Башлыгына рәхмәтле.

Алиягә адвокат Башкортстан Башлыгы ярдәме белән табылган
Алиягә адвокат Башкортстан Башлыгы ярдәме белән табылган
Төркиядә "бикләнгән" 27 яшьлек Алия Миллер Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Искәртеп узабыз, узган атнада төбәк җитәкчесе Төркиядә тоткарланган хатын белән килеп туган хәлгә борчылу белдерде.

Алия социаль челтәрләрдә үзенең яхшы адвокаты барлыкка килүе, аңа тулысынча ышануы турында хәбәр итте.

"Радий Фәрит улы Хәбировка ярдәме өчен зур рәхмәт. Ватаннан ярдәм булганда күпкә тынычрак. Чит илдә булу әхлакый яктан катлаулы. Ялгыз калдырмаганнары өчен зур рәхмәт, — дип язган ул социаль челтәрләрдә. - Минем адвокатым Әлим Бәкер баштан ук тулысынча ышанычны яулады һәм дустанә атмосфера тудырды, безгә барыбызга да бик булыша һәм һәрвакыт элемтә өчен ачык, бу бик мөһим, мин чын күңелдән рәхмәт белдерәм".

Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, кичә алар Төркиядә Башкортстан Республикасы Конгресс-бюросы вәкиле Марат Тансыккуҗин белән хезмәт күрсәтүе өчен зур суммада акча сораган адвокатка барган.

"Марат Зәки улы бирегә Радий Фәрит улы кушуы буенча килде. Без адвокатта булдык, ул ярдәм итәчәген әйтте, әмма зур суммада акча сорады. Түләүнең мәгънәсе юк, чөнки мин гаепсезлегемә ышанам. Минем адвокат видеоны карады һәм "Әйе, анда синең берни дә алмавың күренә, без барысын да дәлилләячәкбез", диде. Прокурор белән очрашу булачак, суд утырышы билгеләнәчәк, анда минем эшне карау башланачак. Әмма утырыш бер айдан, яки ике айдан соң билгеләнергә мөмкин. Алдан әйтәсе килми, тиздән барысы да билгеле булачак. Башкортстаннан килгәннәргә мин бик рәхмәтле. Адвокатым яхшы, барысы да яхшы булыр дип өметләнәм», — ди Алия.

Элегрәк хәбәр итүебезчә, төрек хокук сакчылары Октябрьский шәһәреннән ялга килгән Алиянең кунакханәдән 800 доллар акча урлавыннан шикләнә. Кызны ире һәм ике баласы белән бергә отельдән чыгарганнар, гаилә Анталиядә торак арендалап торырга мәҗбүр. Алияне илдән чыгармыйлар. Страховка буенча адвокат яллап булмый – аларга юридик хезмәтләр күрсәтүдән баш тарталар. Алия үз гаебен тулысынча кире кага, гаепсезлеген расларга әзер, тик менә гаиләнең юридик хезмәтләре өчен акчасы юк, чөнки Төркиядә алар бик кыйммәт.

Һәм менә аңа ярдәм туган Башкортстаныннан килде! Барысы да яхшы булыр дип өметләник!

Фото: bashinform.ru


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: