+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
21 сентябрь 2021, 14:29

"Кая югалдың син, мәхәббәтем?...

Башкортстанда яшәүче бер ханым чит илдә яшәүче сөеклесенә 600 мең сум акча күчергән, ә ул шуңардан соң юкка чыккан.

"Кая югалдың син, мәхәббәтем?...
"Кая югалдың син, мәхәббәтем?...

Күмертауда яшәүче бер ханым Интернетта Германиядә яшәүче хәрби табиб Джеймс Бенджамин белән танышкан һәм аралаша башлаган. Алар көннәр буе аралашкан, төрле темаларга сөйләшүләр үткәргән һәм, хатын-кыз ышануы буенча, аларның икесен дә мәхәббәт ялкыны бөтереп алган.

Тик тиздән ир-егет, командировкага Иракка барам, дип белдергән һәм шунда ук хатын-кызны тиздән күрешербез, дип тынычландырган. Арытаба хатын-кыз Джеймска 4950 евро (600 мең сум) җибәргән. Шул акчага ир, имеш, очрашу оештыра алабыз, дип вәгъдә биргән. Әлбәттә, бу хәлдән соң ир... юкка чыккан.

Соңыннан хатын-кыз бу хәл турында полиция хезмәткәрләренә хәбәр иткән.
И беркатлылык...

Фото: "ВКонтакте"дагы "Моя Уфа. Новости" төркеменнән

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: