+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
22 сентябрь 2021, 12:06

Сезнең йортта да интим хезмәтләр күрсәтелмиме?

Башкаланың Октябрь проспектындагы бер йортта кызлар шундый эшчәнлек оештырып җибәргән. Авылдан килгәннәре дә бар.

Сезнең йортта да интим хезмәтләр күрсәтелмиме?
Сезнең йортта да интим хезмәтләр күрсәтелмиме?

Уфа полицейскийлары шәһәр спа-салоннарының берсендә интим характердагы хезмәтләр күрсәтү фактын ачыклаган.

Якынча мәгълүматларга караганда, Октябрь проспектындагы күпфатирлы йортның аскы катында салон ачылган. Мәләвез районында туып-үскән 25 яшьлек кыз массаж хезмәте күрсәтүдән фәхишәлеккә күчкән.

Әлеге салонның үз прейскуранты булган, анда клиентларның нәрсәгә өстенлек бирүенә карап, теге яки бу интим характердагы хезмәтләргә бәяләр күрсәтелгән.

Салон хезмәткәрен полиция бүлегенә китерәләр, анда аңа фәхишәлек белән шөгыльләнү факты буенча административ беркетмә төзелгән. Калган кулга алынучылар - Дуван районында туып-үскән 22 яшьлек туташ, 23 яшьлек Уфа кызы белән профилактик әңгәмәләр үткәрелгән.

Бу факт буенча тикшерү дәвам итә, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк, дип хәбәр иттеләр Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: