+4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
23 сентябрь 2021, 09:10

"Оныгыңны 1 миллион сум коткарачак..."

Мошенниклар 79 яшьлек әбекәйне төп башына утырткан.

"Оныгыңны 1 миллион сум коткарачак..."
"Оныгыңны 1 миллион сум коткарачак..."
Уфада яшәүче өлкән яшьтәге ханым белдерүенчә, аңа үзен Евгений Николаевич дип атаган таныш булмаган ир шалтыраткан. Имеш тә ул - хокук саклау органнары хезмәткәре. Аннары пенсионерның оныгы авариягә эләгүен җиткергән. Янәсе, хәзер кыз һәм юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән тагын бер кеше дәваханәдә яталар.

Җинаять эше кузгатмыйча гына мәсьәләне хәл итү өчен "Евгений Николаевич" пенсионердан 1 миллион сум акча түләвен сораган. Әлбәттә, ханымның андый акчасы булмаган. Ул чакта ир сумманы 100 меңгә кадәр киметә һәм "табиб үтенечен" җиткерә: оныгы өчен сөлге һәм япма әзерләргә.

Бераздан әбинең йортына акча алырга машина килгән. Евгений Николаевич пенсионердан "якларның килешүе буенча җинаять эзәрлекләвен туктату турында" дигән гариза язуын сораган. Әлбәттә, бу документларны беркем дә килеп алмаган. Ә ирләр гади мошенниклар булып чыккан.

Хәзер чын хокук саклау органнары хезмәткәрләре җинаятьчеләрне эзләү белән мәшгуль.

фото: bash.news.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: