+6 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
23 сентябрь 2021, 15:45

Тугыз медик бәлагә тарыган

Башкортстанның Тикшерү комитеты медицина хезмәткәрләре зыян күргән юл-транспорт һәлакәтен тикшерә башларга ниятли.

Тугыз медик бәлагә тарыган
Тугыз медик бәлагә тарыган
Авария бүген, 23 сентябрьдә, Чишмә - Дәүләкән юлында булды. Һәлакәт нәтиҗәсендә, ведомствода аныкланганча, шофер һәм сигез пассажир зыян күргән.

«УАЗ» ашыгыч медицина ярдәме автомобиленең «КамАЗ» йөк машинасына бәрелүе билгеле. Авария нәтиҗәсендә «УАЗ» шоферы һәм сигез пассажир Чишмә районы дәваханәсенә китерелгәннәр.

Хәзерге вакытта Тикшерү комитетының Чишмә районара бүлеге тикшерүчеләре район прокурорына юл-транспорт һәлакәте факты буенча материалларны эчке эшләр органнарыннан тикшерү бүлегенә тапшыру турында үтенеч юллаган.

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында юл-транспорт һәлакәтенә тарыган медикларның хәле турында сөйләделәр.

Ведомствоның матбугат секретаре Софья Алешина сүзләренә караганда, өч хезмәткәр җиңелчә җәрәхәтләр алган һәм каралганнан соң өйләренә кайтарып җибәрелгән. Калган алты медицина хезмәткәре 21нче Уфа дәваханәсенә озатылган, алар уртача авырлыкта имгәнгән.

Фаразлануынча, авариядә йөк машинасы шоферы гаепле.

Фото: kp.ru


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: