+13 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
27 сентябрь 2021, 15:10

Гузееваның хәле авыр дип бәяләнә

Бүген төнлә Лариса Гузееваны дәваханәгә салганнар.

Гузееваның хәле авыр дип бәяләнә
Гузееваның хәле авыр дип бәяләнә
Башлангыч мәгълүматлар буенча, 62 яшьлек актриса һәм телевидениедә тапшырулар алып баручының коронавируска тесты тискәре нәтиҗә күрсәткән.

Әмма хатынны клиникага коронавируска шикләнеп кенә түгел, бөерләренең башлангыч зарарлануы белән дә китергәннәр. Чыганак мәгълүматлары буенча, авыруның беренче билгеләрен Лариса Андреевна берничә көн элек үк тойган. Артистканың ютәле барлыкка килгән, температурасы 38 градуска кадәр күтәрелгән һәм аңа сулау авырлашкан. Шунысы игътибарга лаек, артист үзе COVID-19га экспресс-тест ясаган һәм менә ул уңай нәтиҗә күрсәткән.

Гузееваның дәваханәдә үк ялкынсыну үзгәрешләре һәм бөерләре зарарлануның башлангыч билгеләре ачыклана. Болар барысы да өзлегүләр барлыкка килү куркынычын арттыра. Яңа мәгълүматлар буенча, табиблар актрисаның хәлен авыр дип бәяли. Гузеевада коронавируска яңа тестның тискәре нәтиҗә күрсәтүе турындагы башлангыч мәгълүматлар шулай ук ялгыш булырга мөмкин.

Фото:  mk.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: