+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
29 сентябрь 2021, 09:10

Стәрлетамак колумбайнеры дәваханәдән чыккан

Башкортстанда мәктәптә канкоеш оештырган үсмерне психиатрия дәваханәсеннән чыгарганнар.

Стәрлетамак колумбайнеры дәваханәдән чыккан
Стәрлетамак колумбайнеры дәваханәдән чыккан
Анда ул суд карары буенча мәҗбүри дәвалау үтте. Үсмер быел җәй амбулатор дәвалануга күчерелгән булган.

Суд-психиатрия экспертлары комиссиясе фикеренчә, үсмер һөҗүмгә әзерлек вакытында һәм аны кылган чорда вакытлы психик киеренкелек кичергән, ул аның үз гамәлләренең характерын һәм иҗтимагый хәвефен аңлау һәм тыелу сәләтеннән мәхрүм иткән. Яшь кешегә карата суд медицина характерындагы мәҗбүри чара куллану турында карар чыгарган иде.

Исегезгә төшерәбез: 2018 елның апрелендә Стәрлетамакның бер мәктәбендә белем алучы 17 яшьлек укучы, информатика кабинетына кереп, пычак белән бер укучыны авыр яралаган иде. Сыйныфта булган укытучы, үсмердән һөҗүмне туктатуны таләп итеп, кызны яклый башлый. Ул информатика кабинеты белән берлектәге лаборант бүлмәсенә эвакуация оештыра, анда балалар ишекне яба ала.

Укучылар качып яткан арада егет аның белән калган укытучыга берничә пычак ярасы салып өлгерә, әмма, күрсәтелгән каршылык аркасында, ул мәктәп коридорына чыга. Аннары информатика кабинетына ут төртеп чыгып китә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: яшь кеше тулы һәм имин гаиләдә үскән. Әнисе - хуҗабикә, әтисе зур предприятиедә слесарь булып эшли. Укучының өлкән апасы бар, ул кияүдә һәм бала тәрбияли.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: