+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
30 сентябрь 2021, 09:40

Пычак белән полицейскийга ташланган

Уфада исерек таксист ике кешене яралаган.

Пычак белән полицейскийга ташланган
Пычак белән полицейскийга ташланган

Уфада таксист юл-патруль хезмәте хезмәткәренә пычак белән һөҗүм иткән. Бу хәл кичә кич булган.

Һөҗүм «Уфа» универмагыннан ерак түгел 22:30 сәгатьтә теркәлгән. Популяр такси хезмәтенең айнык булмаган 42 яшьлек шоферы "KIA Optima" белән бәрелешкән, чит ил машинасы руле артында 28 яшьлек юл-патруль хезмәте хезмәткәре булган.

— Ул больничныйда һәм гражданнар киемендә иде, - дип сөйли шаһитлар.

Бәрелешү аркасында ызгыш чыга, аның барышында таксист пычак ала һәм берничә тапкыр юл-патруль хезмәткәренә кадый. Бу вакытта низагның шаһиты, полицейскийның 30 яшьлек күршесе, аңа ярдәмгә ташлана, ләкин теге бәндә аңа да чәнчә.

Әле каза күрүчеләр реанимациядә, таксист тоткарланган.

Фото: kp.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: