+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
5 октябрь 2021, 10:25

90 меңнәреннән колак какканнар

Уфада тагын пенсионерларны алдаганнар.

29 сентябрьдә урамда өлкән яшьтәге ир янына ике таныш булмаган кыз килә һәм үзләрен социаль хезмәткәрләр дип таныштыра. Алар өлкәннәргә акча реформасы алдыннан социаль түләү бирелергә тиешлеге турында белдерә.

Ир каракларга ышанып, 84 яшьлек хатынын яхшы хәбәр белән сөендерергә теләп, аларны йортына алып килә. Мошенникларга алар бөтен акчаларын һәм пенсионер таныклыкларын тоттыра.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, берничә көннән соң әби белән бабай бу акчаларны бирергә дип оныкларын чакырткан. Барлык купюралар да «Приколлар банкы»ның кәгазьләре булып чыккан. Нәтиҗәдә, пенсионерлар 90 мең сумнан колак каккан.

Фото: mk.ru

90 меңнәреннән колак какканнар
90 меңнәреннән колак какканнар
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: