-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
6 октябрь 2021, 15:05

Полиция бүлегендә сугыш...

Анда бер хокук сакчысы икенчесен кыйнаган.

Полиция бүлегендә сугыш...
Полиция бүлегендә сугыш...
Башкортстанда 37 яшьлек ЮХХДИ хезмәткәре хезмәттәшен кыйнаган, шуннан соң эштән китүгә рапорт биргән һәм билгесез юнәлештә качып киткән.

Бу хәл Агыйдел шәһәрендә булган. Дәүләт автоинспекторлары эш кабинетында булачак яллары уңаеннан бәхәсләшә, шуннан соң 37 яшьлек өлкән лейтенант үзенең оппонентына берничә тапкыр суга. Низагның бик тирәнгә кереп китүен аңлап, полицейский өстәлгә Эчке эшләр министрлыгының күкрәк билгесен һәм хезмәт таныклыгын ташлый, эштән китү турында рапорт яза һәм билгесез юнәлештә качып китә.

Хәзер полицейский телефон шалтыратуларына җавап бирми, өенә дә кайтмый, якыннарының берсе дә аның кайда булуын белми. Зыян күргән ЮХХДИ инспекторы дәваханәгә мөрәҗәгать итә, анда беренче ярдәм күрсәтелгәннән соң өенә кайтарыла.

Әле бу хәл буенча хезмәт тикшерүе үткәрелә, шуннан соң нәтиҗәләр Тикшерү комитетына тапшырылачак.

Фото:  kp.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: