Башкортстанда песине җәзалаган ир өстеннән суд булачак. Бу хәл турында Башкортстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу җинаять агымдагы елның августында Күмертауда була. Исерек ир өенә кайтканда, коридорда күршесенең мәчесен күреп кала. Хайванны ул үзенә бүлмәгә алып кергән һәм аягы белән тукмый башлаган, ә аннары бишенче кат тәрәзәсеннән атып бәргән. Арытаба ул аска, песи янына төшкән, аны янә фатирга алып кереп, яңадан аска ташлаган.
Песи бик күп җәрәхәтләр алган һәм күпмедер вакыттан соң һәлак булган. Ир үз гаебен таныган. Аңа бу гамәлне кылган өчен өч елга кадәр төрмә яный. Якын арада җинаять эшен суд тикшерәчәк.
Фото: gorobzor.ru