Барлык яңалыклар
Хокук
8 октябрь 2021, 10:21

"Син миңа кычкырма!.."

Хатын-кыз бергә яшәүче иргә пычак белән һөҗүм иткән.

"Син миңа кычкырма!.."

Иглин районы полициясенә Уфа дәваханәсе табиблары мөрәҗәгать иткән. Аларга пычак яралары булган 36 яшьлек урындагы кешене китергәннәр. Иргә аның 54 яшьлек өйдәше һөҗүм иткән. Алар спиртлы эчемлекләр эчкән булган.

Бер мизгелдә ир хатынга тавышын күтәргән өчен алар арасында низаг кабынган. Арытаба алар сугыша башлаган, бервакыт хатын, өстәлдән пычак алып, ирнең күкрәгенә һәм җилкәсенә кадаган.

Зыян күрүчене тиз арада дәваханәгә салганнар, ә аның дусын полиция бүлегенә китергәннәр. Әлеге вакытта бу хәл буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: bash.news сайтыннан

Автор:Ример Насретдинов