Башкортстанның Калтасы районында 21 яшьлек урындагы кеше полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә. Ул энесенең әнисеннән 30 мең сум акча урлавын сөйли.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бу хәл Краснохолм авылында булган. Барлыгы 30 мең сум тирәсе акча урланган. Беренчел мәгълүматлар буенча, егет тә, урланган акча да табылган.
Хәзерге вакытта тәртип сакчылары бу хәлнең барлык шартларын ачыклый.
Фото: bash.news