Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, әбекәйгә бер ир шалтыратып, үзен хокук саклау органы хезмәткәре дип таныштырган. Ул аның картасыннан ача күчерүләрен хәбәр иткән.
Банктагы акчаны саклау өчен бер исәпкә билгеле бер сумманы күчерергә кирәк, имеш. Куркып калган пенсионер 1,5 миллион сум акчасын күрсәтелгән исәпкә күчергән.
Аннары, алдануын аңлап, әбекәй полициягә мөрәҗәгать итәргә ашыга. Хәзерге вакытта хокук сакчылары җинаятьчене эзли.
Фото: bash.news.ru