+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
15 октябрь 2021, 14:09

"Акча җибәрмәсәгез, улыгыз үләчәк..."

Армия сафларында хезмәт итүче улы булган хатын-кызга шундый куркыныч хәбәр кесә телефонына килгән.

"Акча җибәрмәсәгез, улыгыз үләчәк..."
"Акча җибәрмәсәгез, улыгыз үләчәк..."
Бу җан тетрәндергеч хәл Ырынбур өлкәсендә булган. Армия сафларында хезмәт итүче улы булган хатын-кызга куркыныч хәбәр килгән: "Сезнең улыгыз безнең кулда. Тиз арада 50 мең сум акчаны картага салыгыз, яисә ул монда көн күрмәячәк һәм үләчәк. Полициягә хәбәр итмәгез!".

Ул шунда ук улына шалтыраткан. Тик телефонга бер кеше дә җавап бирмәгән.

Хатын-кыз улы өчен кайгыртып, акчаны кушылган банк картасына салган. Ә кичтән аңа улы шалтыраткан. Тик ул бу хәл турында бернәрсә дә белмәгән һәм аның хәле яхшы булган. Арытаба ачыклануынча, хатынны мошенниклар алдавы беленгән.

Хатын бу хәл турында полициягә хәбәр иткән.

Фото: pixabai.com

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: