-14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTikTokINSTAGRAM
Барлык яңалыклар
Хокук
18 октябрь 2021, 09:55

Баланы урлаганнармы, юкмы?

Бүздәк районында булган бу хәл турында мәгълүмат ватсап аша тиз таралды.

Баланы урлаганнармы, юкмы?
Социаль челтәрләрдә дүртенче сыйныфта укучы кызны урларга маташкан ике яшь кешегә ориентировка басылып чыкты. Документка ышансаң, бу хәл Бүздәк районының Уртакүл авылында булган. Янәсе, 35-40 яшьләрдәге билгесез ике егет, баланы эләктереп алып, зиратка алып китә. Кыз кычкыра һәм карыша, аның тавышына кешеләр йөгереп килә һәм җинаятьчеләр баланы җибәрә, аңа зыян китерми.

Якынча исәпләүләр буенча, сексуаль характердагы көчләү гамәлләрендә шикләнелүче кешеләр көмеш төстәге "Ларгус"та булган, аларның камуфляж формасы киюе ихтимал.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында үзләрен "бу мәгълүматны кире кагарга да, расларга да вәкаләтле түгел", - дип аңлаттылар. Пост авторы, үз чиратында, Буздәк районы халкын балаларга таныш булмаган кешеләр белән сөйләшергә яки чит машинага утырырга куркыныч икәнлеген аңлатырга куша.

Фото: kp.ru

 

Автор:Резеда Галикәева