+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
20 октябрь 2021, 08:40

Гашыйклар кеше гомерен өзгән

Хәзер аларны озакка аерачаклар.

Гашыйклар кеше гомерен өзгән
Гашыйклар кеше гомерен өзгән
Башкортстан башкаласында Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре тикшерү комитетындагы коллегалары белән бергә 56 яшьлек Уфа кешесен үтерүдә гаеплеләрне ачыклаган. Энтузиастлар урамындагы фатирда ир-атның мәетен аның янына килгән туганнары табып ала. Ирне телефон һәм ноутбук аркасында үтергәннәр икән.

Криминалистлар җинаятьчеләрнең шәхесен тәүлек эчендә ачыклый алган. Алар элегрәк урлашу өчен хөкем ителгән 34 яшьлек ир һәм 33 яшьлек хатын булып чыга.

56 яшьлек уфалы 33 яшьлек танышы белән бергә эчкән. Хатын аның өендә зур сумма саклана алуын белгән һәм акчаны урларга булган. Фатир хуҗасы йокыга талгач, җинаятьче сөйгәнен өйгә кертә һәм шаһит калдырмас өчен ирне үтерергә тәкъдим итә. Партнерны бу кыргый тәкъдим гаҗәпкә калдырмый, ул иргә берничә тапкыр гантель белән суга һәм корсагына пычак чәнчә. Аннары әшнәләр 45 мең сум акча һәм гаджетлар алып кача.

Китәр алдыннан җәлладлар бүлмәләрнең берсендә караватка ут төртә һәм янгын китереп чыгарырга өметләнеп, газ конфоркаларын ача. Тик ут нигәдер кабынып китми һәм җинаятьчеләрне тиз арада таба алалар. Хәзер алар төркемләп талау һәм үтерү турында җинаять эше фигурантлары булып тора. Икесе дә тикшерү вакытында сак астында булачак. Әгәр суд аларны гаепле дип тапса, алар гомерләренең зур өлешен рәшәткә артында үткәрәчәк.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: