-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
20 октябрь 2021, 11:50

Җәзаны катылатачаклар

Русиядә законсыз бизнес чәчәк ата - Интернетта COVID-19 сертификатларын сату турында тәкъдимнәр арта бара.

Җәзаны катылатачаклар
Җәзаны катылатачаклар
Экспертлар мондый төр мошенниклык аркасында коронавирус инфекциясе таралу куркынычы арта һәм зарарланган кеше гаебе белән кешеләр зыян күргән очракта җаваплылык җитдирәк булырга тиеш, дип билгеләп үтә.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы республика территориясендә коронавирус инфекциясенә каршы вакциналану турындагы сертификатлар белән мошенниклык очракларын ачыклау буенча актив чаралар үткәрә.

"Республика территориясендә министрлыкның икътисади җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре актив рәвештә "тикшерү сатып алулары" уздыра һәм ковид инфекциясеннән вакциналану турында ялган сертификатлар, медотвод турындагы белешмәләр, антитәнчекләргә кан тикшерү турындагы документлар әзерләүче гражданнарны ачыклый. Хокук сакчылары тарафыннан тикшерүләр үткәрелгән һәм 18 яшьтән 50 яшькә кадәр кешеләр ачыкланган, аларга карата процессуаль карарлар кабул ителә. Ялган медицина документларын җитештерүчеләрне һәм сатучыларны ачыклау чаралары дәвам итә", - диде Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте башлыгы Максим Родионов.

Агымдагы елда шушындый фактлар буенча 41 җинаять эше кузгатылган. Югарыда күрсәтелгән җинаятьләргә катнашы булган кешеләр ачыкланган. Әйтик, Уфада июль аенда коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясату турында ялган сертификат әзерләүдә һәм сатуда шикләнелүче 20 яшьлек кешене тоткарлыйлар. 4 мең сум күләмендәге акчалата бүләк өчен уфалы ялган мәгълүматлар белән документлар әзерләгән, гамәлдә булмаган табибларның инициалларын язып, компьютер программасы аша мөһер салган.

Шулай ук полиция хезмәткәрләре тарафыннан фельдшер-акушерлык пункты мөдиренең дә ялганы ачыкланган. 34 яшьлек табиб законсыз бүләкләү өчен пациентның картасына коронавирус инфекциясеннән вакциналануны тулы курста узуы турында ялган мәгълүматлар керткән. Вакцина ясалмаган. Бүләк сыйфатында мөдир клиенттан 2 мең сумга косметик хезмәтләр: маникюр һәм педикюр - алган.

Октябрьский шәһәрендә полицейскийлар гражданның ялган белешмәләр, документлар әзерләү буенча эшчәнлеген туктатты. Ул 36 ялган белешмә әзерләгән, аларның бәясе 1 меңнән 2 мең сумга кадәр үзгәреп торган.

"Ялган документларны сатып алу, саклау һәм файдалану өчен җинаять җаваплылыгы яный (Җинаять кодексының 303 мәддәсе). Хәзер ялган сертификатлар һәм QR-кодлар өчен төбәк дәрәҗәсендә административ җәза каралган. Ялган сертификатны сатып алучыны җаваплылыкка "киңкүләм йоктыру куркынычы тудыра торган санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозу" мәддәсенең яңа пункты буенча да җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. Әлеге мәддә буенча бер меңнән алып биш мең сумга кадәр штраф каралган".

Фото: bashinorm.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: