+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
26 октябрь 2021, 08:15

Ике кеше үлеменә гаепле

Исерек хәлдә машина руле артына утырып, кагыйдә бозган кешене хөкем иттеләр.

Ике кеше үлеменә гаепле
Ике кеше үлеменә гаепле
Ул «исерек хәлдә автомобиль белән кабат идарә итү» һәм «исерек хәлдә саксызлык аркасында ике кешенең үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу " мәддәләре буенча гаепләнә.

Прокуратураның матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, былтыр июньдә машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән бу кеше исерек хәлдә "Volkswagen Passat" руле артына утыра.

Бәләбәй-Николаевка-Туймазы-Бакалы автоюлында ул тизлекне арттырып, алда баручы «Лада» машинасына бәрелә. Үзебезнең ил машинасын йөртүче һәм пассажир фаҗига урынында һәлак булган.

Гаепләнүче үз гаебен танымаган, ул элек наркотик чараларның законсыз әйләнеше өлкәсендә җинаять кылган өчен хөкем ителгән булган.

Суд аны 12 елга гомум режимлы холык төзәтү колониясенә хөкем иткән. Ирне суд залында сак астына алганнар.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: