+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
26 октябрь 2021, 12:16

Үзен чын ирләрчә тотарга тырышкан. Тик...

Иргә хөкем карары чыгарылды.

Үзен чын ирләрчә тотарга тырышкан. Тик...
Үзен чын ирләрчә тотарга тырышкан. Тик...

Уфаның Калинин район суды 25 октябрьдә бер хатын-кызны рәнҗетүчене үтергәнче кыйнаган 36 яшьлек урындагы кешегә хөкем карары чыгарды. Әлеге хәл 2020 елның 14 ноябрендә була.

Суд матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Октябрь урамындагы йортларның берсендә исерек ир-ат белән хатын-кыз арасында гауга чыккан. Ир хатынның башына суккан. Низагның шаһиты ир-атны урамга алып чыккан.

Ир-ат аңа карата тупас сүгенү сүзләр әйтә башлаган, шуның нәтиҗәсендә алар арасында низаг килеп чыккан. Шаһит иргә берничә тапкыр суккан һәм типкәләгән. Икенче көнне зыян күрүче алынган җәрәхәтләрдән үлгән, - дип сөйләделәр судта.

Гаепләнүче гаебен танымаган. Ир хатынны якларга теләвен әйткән. Суд үлем белән тәмамланган сәламәтлеккә авыр зыян китерү турындагы җинаять эше фигурантын алты ел ярымга ирегеннән мәхрүм итте. Ир-ат каты режимлы колониядә утырачак.

Фото: progorodnsk.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: