+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
27 октябрь 2021, 11:05

Үсмер ике кешене бәрдергән

Ул "ВАЗ" машинасында полициядән качарга омтылган...

Үсмер ике кешене бәрдергән
Үсмер ике кешене бәрдергән

Уфаның Черниковка бистәсендә "ВАЗ" автомобиле белән идарә иткән 16 яшьлек үсмер, ЮХХДИ эзәрлекләвеннән качарга омтылып, ике кешене бәрдергән. Бу хәл 25 октябрь кичендә булган, дип хәбәр итте шәһәр юл полициясе матбугат хезмәте.

Юл-патруль хезмәте полкы хезмәткәрләре игътибарын патрульләү вакытында «ВАЗ-2105» җәлеп иткән, аның йөртүчесе Комаров урамында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган. ДАИ хезмәткәрләре җиңел машинаны туктатырга карар иткән: алар маякларын кабызган һәм сигнал биргән.

- Шофер туктау таләбенә җавап бирмәгән һәм качарга тырышып караган: полицейскийларны күргәч, ул тизлеген арттырган, светофорның кызыл сигналына үткән, туктарга дигән таләпләрне игътибарсыз калдырган, - диләр Уфа буенча ЮХХДИ идарәсендә.

Качып барганда "ВАЗ" йөртүчесе Боҗра урамы ишегалдында керә. Анда ул ике җәяүлене бәрдерә. Шуннан соң егет йортка килеп бәрелә һәм, машинадан чыгып, күздән югала. 30 яшьлек егет һәм 27 яшьлек кызны төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә китергәннәр. Ярдәм күрсәткәннән соң аларны өйләренә кайтарып җибәрәләр.

Качкан үсмер бераздан вакыйга урынына әйләнеп кайта. Анда аны ЮХХДИ хезмәткәрләре тоткарлый. Аңа каршы административ эш кузгатылган. Тикшерү бара.

Фото: bash.news.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: