+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
27 октябрь 2021, 11:55

Ялган сертификат өчен төрмәгә эләгүең бар!

Соңгы вакытта COVID-19га каршы вакциналану турында ялган сертификатлар сату очраклары ешайды. Хокук саклау органнары әлеге хокук бозуларны кисәтү буенча актив эш алып бара. Аерым алганда, шушы көннәрдә Сибайда ялган ковид-сертификатлар саткан өчен үзәк шәһәр дәваханәсенең биологы һәм шәфкать туташы тоткарланганнар.

Ялган сертификат өчен төрмәгә эләгүең бар!
Ялган сертификат өчен төрмәгә эләгүең бар!

COVID-19га каршы вакциналау үтү турындагы сертификат рәсми документ булып тора. Ялган документ ясауда гаеплегә ике елга кадәр ирекне чикләү, яки ике елга кадәр мәҗбүри эшләр, я шул ук срокка иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза яный.

Вакциналануны раслаучы ялган сертификаттан файдалану шул ук статьяның 5нче өлеше буенча җинаять җаваплылыгына китерә. Әгәр гражданин аны сатып алган һәм оешмага вакциналануны раслау өчен тапшырган икән, аңа 80 мең сумга кадәр штраф, яки 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш рәвешендә, я 2 елга кадәр төзәтү эшләре рәвешендә, яки 1 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча идарәсе гражданнарны COVID-19дан вакциналану турында ялган документларны сату һәм куллану фактлары турында хәбәр итәргә чакыра. Кизү частеның тәүлек буе эшли торган телефоны: 8 (347) 237-19-60.

Фото: https://ufacity.info/press/news/420041.html

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: