+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
5 ноябрь 2021, 10:15

"Антипрививочник"ларга биш ел яный

Социаль челтәрләрдә вакцина ясатуның зыяны турында язучыларны шундый җәза көтә.

"Росздравнадзор" Тикшерү комитетына прививкалар турында фейклар таратучылар турында хәбәр итәргә вәгъдә итте. Юристлар фикеренчә, Русиядә «лайклар һәм репостлар» өчен җинаять эшләренең икенче дулкыны көтелә.

 "Росздравнадзор" 1 ноябрьдә ведомство бүлекчәләренә төбәкләрдә "коронавирус инфекциясенә каршы вакцинаның зыяны турында белә торып ялган мәгълүмат" таратучы гражданнарны ачыкларга кушты. Прививкага каршы кампаниядә катнашучыларның барысы турында Тикшерү комитетына һәм прокуратурага хәбәр ителәчәк.

Паника таратучы постларны язуны Русия Җинаять кодексының 207.1 һәм 207.2 мәддәләре буенча җәзалау планлаштырыла. Җинаять кодексының 207.1 мәддәсе гражданнарның гомеренә һәм иминлегенә куркыныч тудыручы хәлләр турында белә торып ялган мәгълүмат тарату факты өчен җаваплылыкны күздә тота. Җәза - 300-700 мең сум штраф, 360 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, шулай ук бер елга кадәр төзәтү эшләре яки шул ук вакытка ирекне чикләү.

Җинаять кодексының 207.2 мәддәсе дә халыкка ялган мәгълүмат тарату турында. Әмма нәтиҗә күпкә күңелсезрәк - кеше сәламәтлегенә зыян китерү булырга тиеш. Бу мәддә буенча санкция -700 меңнән алып 1 миллион сумга кадәр штраф яки өч елга кадәр иректән мәхрүм итү. Авыр нәтиҗәләр килеп чыкканда яки кеше үлгәндә - бердән ике миллион сумга кадәр штраф яки биш елга кадәр колония.

Фото: Наталья Мущинкина

"Антипрививочник"ларга биш ел яный
"Антипрививочник"ларга биш ел яный
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: