+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
6 ноябрь 2021, 09:40

Дүрт ел туганының җәсәде өстеннән йөргән

Башкалада яшәүче бер ир коточкыч җинаятен таныган.

Дүрт ел туганының җәсәде өстеннән йөргән
Дүрт ел туганының җәсәде өстеннән йөргән

Уфаның Калинин районы полиция бүлегенә бер ир килә һәм аның фатиры астындагы базда ир мәете ятуын хәбәр итә. Ул үзенең туганы Эдуардны дүрт ел элек — 2017 елның 30 октябрендә эчеп утырганда үтерүен таныган.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, урынга тикшерү-оператив төркем җибәрелгән. Мәгълүмат расланган. Тикшерүчеләр мәеттә берничә пычак ярасы тапкан. Тикшерү барышында җинаять коралы да алынган.

Эш материаллары төбәкнең Тикшерү идарәсенә тапшырылган. Ведомствода шикләнелүченең 48 яшьлек булуын, ә җинаять көнендә наркотик кулланып исергән хәлдә өенә килгән 32 яшьлек кешенең туганының туганы булуын ачыклаганнар.

Егетнең югалуы турында беркем дә хәбәр итмәгән, чөнки ул бер генә туганы белән дә аралашмаган.

Фото: Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: