Ул автомобилен супермаркет янында калдырып, кибеткә кергән. Чыкса, машинадан җилләр искән! Урлаучыны автомобиль белән бергә шул ук авылда, әмма башка урамда табып алалар.
Хатын чит ил машинасы салонында ачкычларын оныткан һәм хәтта транспортны япмаган да икән. Юл-патруль хезмәте Коммунистическая урамында урланган чит ил машинасын туктата. Бу вакытта руль артында элек закон белән проблемалары булган 40 яшьлек кеше утырган, дип хәбәр иттеләр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында.
Башлангыч версия буенча, ир автостоянка яныннан үтеп, «Рено Логан»ны күреп ала, ул ачык булып чыга, ә салонда ул ачкыч таба. Исерек ир руль артына утырып йөрергә карар кыла. Тик ерак китә алмый, аны полицейскийлар туктата.
Ир-атка карата җинаять эше, шулай ук исерек килеш руль артында йөргән өчен административ эш кузгатылган.
Фото: bash.news.ru