-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
8 ноябрь 2021, 14:32

Кызын озаткан өчен иптәшләре тукмаган...

15 яшьлек егетне яшьтәшләре урманга алып чыгып тукмаган.

Бу гаҗәп хәл Салават районында булган. Кичә 15 яшьлек егетне әти-әнисе югалткан. Кичкә таба алар күршеләре белән бергә баланы эзләргә чыккан. Аллаһка шөкер, бала үзе өйгә кайткан, әмма ул тукмалган булган. Аның сүзләренә караганда, ул дуслары белән уйнаганда таудан егылып төшкән.

Әмма арытаба ачыклануынча, ул яшьтәшләре белән кыз өчен сугышкан икән. Аның белән бер сыйныфта укучы, аңа ошаган кызны бу егет озаткан өчен иптәшләре аны урманга алып чыгып тукмаган. Баланың әти-әнисе бу хәл турында полиция хезмәткәрләренә хәбәр иткән. Тик егет иптәшләренә карата бернинди дәгъва да булмавын белдергән.

Хокук сакчылары сүзләренә караганда, алар һөҗүм иткән егетләр белән бу хәл турында профилактик сөйләшү үткәргән.

Фото: Башньюс.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: