+14 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
9 ноябрь 2021, 09:15

13 ел элек җинаять кылган Мәләвез кешесе тотылды

Ул дустын кыйнап үтергән.

13 ел элек җинаять кылган Мәләвез кешесе тотылды
13 ел элек җинаять кылган Мәләвез кешесе тотылды

2008 елда Дәүләкәндә бакчачылык ширкәте территориясендә 54 яшьлек ирнең мәете табылган. Ул вакытта җинаять кылучыны тотып булмаган.

Быел тикшерүчеләр яңа экспертизалар үткәрә, материалларны өйрәнә, танышларыннан һәм һәлак булган кешенең туганнарыннан яңадан сораштыра. Сораштыру вакытында ирнең бер таныш хатыны нык хафалана башлый, ә тикшерүчеләр аның алибиен тикшерә башлагач, ул вакытта аның мәрхүмнең бер дусты белән яшәгәнлеге ачыклана.

Чираттагы сораштыру вакытында шаһит белән психологик контакт урнаштыруга ирешәләр һәм хатын элекке өйдәше ызгыш вакытында ирне үтерүен таный. Ул көнне алар барысы да бергә зыян күрүчедә кунакта эчә. Исергәч, хуҗа дустының хатынына игътибар күрсәтә башлый, шуның аркасында тегесе агач штакетник ала һәм көндәшен кыйный. Алган җәрәхәтләрдән ир вафат була, шаһит хатын исә, сөяркәсеннән куркып, сорау алу вакытында берни дә әйтми.

- Гаепләнүче үз гаебен таныды. Тикшерү вакытында аңа сак астына алу рәвешендә кисәтү чарасы сайланган. Хәзерге вакытта җинаять эшен тикшерү төгәлләнде һәм тиздән ул судка тапшырылачак, - диделәр төбәк Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә.

Фото:  bashinform.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: