+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
9 ноябрь 2021, 14:05

Аерылышырга җыенган хатынына пычак кадаган

Сибай хокук сакчылары хатынын имгәткән ирне тоткан.

39 яшьлек хатын ахирәтенә кунакка килгән. Ире дә аның артыннан килеп кергән.

Әмма табында хатын ир белән аерылышырга нияте хакында белдерә. Бу яңалык сибайлыны шулкадәр нык ярсытып җибәрә ки, ул пычак эләктереп, хатынга кадый, шуннан чыгып китә.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, җинаятьчене шәһәр урамнарының берсендә тоткарлаганнар. Җитди яраланган хатынны дәваханәгә китерәләр.

Нәтиҗәдә, ир аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерү турында эш фигуранты була. Тикшерү вакытында ул сак астына алынган.

Фото: bashinform.ru

Аерылышырга җыенган хатынына пычак кадаган
Аерылышырга җыенган хатынына пычак кадаган
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: