+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
9 ноябрь 2021, 17:48

"Әтием әниемне тукмый..."

13 яшьлек кыз әнисен 2 ел дәвам иткән интегүләрдән коткарган.

Бу коточкыч хәл Хәйбулла районында булган. Бер ай элек урындагы полиция бүлегенә 13 яшьлек кыз әтисенең әнисен тукмавы турында сөйләгән. Арытаба полиция хезмәткәрләре аның йортына барып, җитди тукмалган хатын-кызны тапкан.

Ул кызының сүзләренең дөрес булуын раслаган.

Билгеле булганча, хатын бу ир белән 3 ел торган. Ул бу баланың үги әтисе булган. Бер ел буе бәхетле тормыш кичергәннән соң, ир каты эчкечелеккә бирелгән һәм хатынга кул күтәрә башлаган. Әмма икенче көнне гафу үтенгәч, хатын беркемгә дә бу хәл турында сөйләмәгән. Әмма соңгы вакытларда ир аны каты тукмаган, хәтта кулын сындырган.

Хәзер иргә карата җинаять эше кузгатылган. Ачыклануынча, 10 ел элек ул кеше тукмаган өчен төрмәдә утырган булган.

Фото: pixabai.com

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: