-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
11 ноябрь 2021, 09:22

Ерткычның төрмәдән чыгасы да юк

Алтмыш өч яшьлек ир төрмәдә утырганда бергә яшәгән хатынын үтерүен таныган. Аның җәсәдләрен урман буйлап җыйганнар.

Башкортстан тикшерүчеләре Уфада 13 ел элек мәете табылган хатын-кызны үтерүдә шикләнелүче ачыклануын хәбәр итте. Тикшерү комитетының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, Эчке эшләр министрлыгының криминалистика бүлеге һәм Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте, Тикшерү идарәсенең аеруча мөһим эшләрне тикшерү бүлеге белән берлектә, Уфада яшәгән 63 яшьлек кешенең әлеге үтердә катнашы билгеләнгән.

Ведомствода хәбәр итүләренчә, 2008 елның язында Уфадагы Зеленая роща бистәсендә бөтен урман массивы буенча таратылган һәлак булган кеше сөлдәләре табылган. Соңрак бу башкалада сукбай тормышы алып баручы 33 яшьлек хатын-кыз мәете булуы ачыкланган.

2021 елда тикшерүчеләр зыян күрүченең үлеменә кадәр күп тапкыр хөкем ителгән кеше белән аның фатирында яшәвен ачыклый. Хәзерге вакытта ир үзенең танышын үтергән өчен колониядә утыра. Дәлилләрне күрсәткәч, шикләнелүче башта үзенең катнашын кире кага һәм үзе үтергән кеше хатынның җанын кыюын әйтә, әмма соңрак үз гаебен таный.

Тикшерүчеләр 2008 елның кышында шикләнелүченең зыян күрүче белән еш спиртлы эчемлекләр куллануын ачыклый. 2008 елның февралендә исерек хәлдә чираттагы ызгыш-талаш вакытында ир үз корбанының башына берничә тапкыр шешә белән суга, шуннан ул үлә. Шикләнелүче аның гәүдәсен тураклый һәм җинаять эзләрен яшерер өчен, урман массивында җәсәдләрне ташлый. Алты елдан соң шундый ук хәлдә ул үзенең танышын үтергән булган. Хәзер инде ул аны мәетне тураклауда гаепли.

Хәзерге вакытта шикләнелүчене тикшерү изоляторына күчерәләр.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: