+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
12 ноябрь 2021, 21:50

Өч кешене гүргә кертте

Краснокама районында яшәүче 24 яшьлек "мажор" юл-транспорт һәлакәте өчен хөкем ителгән.

Өч кешене гүргә кертте
Өч кешене гүргә кертте

Башкортстан Прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, һәлакәт былтыр ноябрьдә булган.

Яшь егет кыйммәтле «Porsche Cayenne S" автомобилендә биш пассажир белән бергә китеп барган. Арлан авылы янында ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган, нәтиҗәдә, машинага контрольне югалткан һәм трассадан зур тизлектә чыгып очкан.

Нәтиҗәдә, чит ил машинасының бер пассажиры шул урында һәлак булган, ә тагын икесе дәваханәдә үлгән. Судта егет үз гаебен танымаган. Өч кешене үтергән өчен аны 5 ел да 4 айга төрмәгә хөкем иткәннәр. Шулай ук аңа 2,5 елга пассажирлар ташу эшчәнлеге белән шөгыльләнүне тыйганнар.

Фото: kp.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: