-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
15 ноябрь 2021, 13:10

Аферистларга 1,5 миллион акчасын күчергән

Октябрьскийда яшәүче 53 яшьлек ханым полициягә мөрәҗәгать иткән.

Аферистларга 1,5 миллион акчасын күчергән
Аферистларга 1,5 миллион акчасын күчергән
Ул, аферистка ышанып, 1,5 миллион сум акчасыннан колак каккан. Бу хакта Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөрәҗәгать итүче сүзләренә караганда, аңа банкның ялган хезмәткәре шалтыратып, мошенниклар аның исеменә кредит рәсмиләштерергә маташуын белдергән. Ул ханымның исәпләрен хәвефсезләндерергә тәкъдим итә, тегесе риза була.

Куркып калган хатын әңгәмәдәше киңәш иткәннең барысын да эшли. Нәтиҗәдә, ул банк бүлеге аша билгесез өч кешенең исәбенә 1,5 миллион сум акча күчергән.

Хәзер оперативниклар аферистны эзли, шулай ук бу хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклый.

Телефоннан шалтыратучыларга ышанмагыз, карта номерын әйтмәгез, акчагызны бер кайда да күчермәгез дип сөйләп тә, язып та торабыз. Ләкин алданучылар һаман табылып тора.

Фото: bash.news.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: