Бу хакта шәһәр суды матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Агымдагы елның җәендә шундый хәл булган. Хатыннар арасында көнкүреш нигезендә конфликт чыга. Ызгышка нокта куярга теләп, хөкем ителүченең әнисе йокларга китә, тик кызы пычак алып, аның бүлмәсенә бәреп керә һәм әнисенең корсагына чәнчә. Бәхеткә, зыян күрүчене коткарып кала алганнар.
Тикшерү барышында һөҗүм итүче гаебен танудан баш тарта. Зыян күрүче тикшерүчеләрдән кызын хөкем итмәүләрен үтенгән.
Гаепләнүчене өч елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итәләр.
Фото: bash.news.ru