+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
16 ноябрь 2021, 21:30

Бала мәктәбенә кадәр 40 минут йөгергән...

Аны автобус шоферы төшереп калдырган.

Бала мәктәбенә кадәр 40 минут йөгергән...
Бала мәктәбенә кадәр 40 минут йөгергән...

Уфада транспорт белән бәйле хәл бик киеренке кала. Шушы көннәрдә чираттагы җәнҗал купты, аның корбаны мәктәп укучысы булды.

Малайның әнисе Радий Хәбировка 244нче маршрутта йөрүче шоферга зарланган. Аның улы иртәнге җидедә әлеге автобуска утырган, тик шофер «Алга» картасын кабул итүдән баш тарткан.

Шуннан соң ул малайны төшереп калдырган. Балага мәктәпкә 40 минутлап җәяү барырга туры килгән.

Укучының ачулы әнисе бәхәсле хәлне ачыклауларын таләп итә. Аның мөрәҗәгатенә шәһәрнең Транспорт һәм элемтә идарәсендә җавап бирәчәкләр.

Уфалылар башкалада җәмәгать транспорты эшенә зарлануын дәвам итә. Иртән дәүләт һәм шәхси пассажир автобуслары шыгрым тулы. Салоннарда социаль дистанцияне үтәү түгел, тыныч кына кирәкле урынга барып җитеп тә булмый.

Фото: bash.news.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: