Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы автомобиль хуҗаларын административ хокук бозу турында беркетмә төземичә штрафка тарттыра башлаячаклар.
Русия Президенты Владимир Путин Русия законнарына үзгәрешләр кертү турында йөкләмә бирде, дип хәбәр ителә Кремль сайтында.
Русия Президенты йөкләмәсе буенча, үзгәрешләр 2022 елның 1 июненә кадәр кертеләчәк. Шул ук йөкләмәләр белән төбәк башлыкларына юллардагы административ хокук бозулар турындагы эшләрне карау буенча аерым вәкаләтләр тапшырыла.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.