+21 °С
Облачно
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Хокук
23 Ноября 2021, 07:45
Башкортстан халкын online-сораштыруда катнашырга чакыралар
Русия Юристлар ассоциациясенең Башкортстан бүлеге республика халкы арасында ХХI гасырда кешеләр алдында торган төп хәвефләр турында online-сораштыру үткәрә. Сораштыру аноним рәвештә узачак.
Башкортстан халкын online-сораштыруда катнашырга чакыралар
Әлеге сораштыру хәзерге хокук ни дәрәҗәдә бүгенге көннең асылын чагылдыра һәм кануннар базасын заманча чакыруларга ничек җайлаштырырга икәнен анализларга ярдәм итәчәк.
Русия Юристлар ассоциациясенең Башкортстан бүлеге респондентларны сораштыру нәтиҗәләре буенча Дәүләт җыелышында һәм Дәүләт думасында законнар чыгару эшчәнлегендә файдалану һәм законнарны камилләштерү өчен тәкъдимнәр әзерләячәк һәм юллаячак. Шулай ук сораштыру нәтиҗәләре күтәрелгән мәсьәләләрне хәл итүгә Русия Юристлар ассоциациясенең Башкортстан бүлеге эшчәнлеге юнәлешен сайлауга ярдәм итәчәк.
Республика халкы online-сораштыру узарга мөмкин. Сораштыруны узу өчен түбәндәге сылтама буенча узарга кирәк:
https://alrf-rb.ru/vote
Фото: alrf-rb.ru
Автор:
Фануз Хабибуллин
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"