Барлык яңалыклар
Хокук
25 ноябрь , 13:35

Бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк

26 ноябрьдә киң колачлы социаль юнәлешле акция - Бөтенрусия бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне узачак.

Проектка Русия Федерациясенең барлык субъектлары да кушыла. Акция гражданнарның югары квалификацияле юридик ярдәмнән файдалану хокукын гамәлгә ашыруга юнәлтелгән һәм аңа түләүсез юридик консультацияләр кертеләчәк.

Консультация бирү барышында гамәлдәге законнарның нигезләмәләре аңлатылачак, кызыксындырган мәсьәләләр буенча тәкъдимнәр биреләчәк.

Гражданнарны кабул итүдә төрле ведомстволар вәкилләре катнашачак, шул исәптән республика Прокуратурасы, Суд приставлары федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе, Русия Юстиция министрлыгының Башкортстан буенча идарәсе, Адвокатлар палатасы, Нотариаль палата, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе, Дәүләт юридик бюросы һәм башкалар. Консультацияләр билгеләнгән санитар-эпидемиологик таләпләрне һәм чикләүләрне исәпкә алып оештырылачак.

Акцияне Русия юристлары ассоциациясе оештыра. Түләүсез юридик ярдәм үзәкләре адресы һәм графигы:

Уфа шәһәре:

1. Достоевский ур., 73, 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр;

2. Достоевский ур., 131, 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр;

3. Коммунистик ур., 116, 12 каб, 14.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр.

Муниципалитетларда адресларны хакимиятләр сайтыннан карарга мөмкин.

Фото: rg.ru

Бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк
Автор:Резеда Галикәева